Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Алабуга районына «Мобиль поликлиника» килде

Мобиль комплекс махсус автомобиль-фургонда урнашкан, анда тар белгечләрдән ярдәм алырга, анализлар тапшырырга мөмкин.

Бүген Бехтерево авылында Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсе белгечләре кабул итә башлады. «Мобиль поликлиника» авыл ФАПы янында урнашкан. Тикшерүләрне 10-12 гыйнварда узарга мөмкин, пациентларны 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр көтәләр.

Бүген авыл халкын УЗИ табибы, эндокринолог, гинеколог кабул итте. 11 гыйнварда эндокринолог, невролог һәм хирург консультациясен алырга мөмкин булачак; 12 гыйнварда невролог, хирург һәм уролог кабул итәчәк.

Мобиль комплекс махсус автомобиль-фургонда урнашкан. Анда тар белгечләрдән ярдәм алырга, анализлар тапшырырга һәм хәтта заманча җиһазларда авыруны диагностикаларга мөмкин. Булган очракта, кабул итүгә кулыгызда булган тикшерү нәтиҗәләрен китерергә кирәк.

Авыл халкы өчен квалификацияле белгечләр консультациясен алу «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Мобиль комплекс Алабуга районында март ахырына кадәр эшләячәк, бу вакыт эчендә табиблар районыбызның 6 торак пунктында яшәүчеләрне кабул итәргә тиеш. Бехтерево авылыннан тыш табиблар Хлыстово, Морт, Яковлево, Костенеево, Танайкада да булачаклар.

16-19 гыйнварда «мобиль табиблар» Хлыстово авылында, ә 23-26 гыйнварда Морт авылында пациентларны кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев