Алабуга районында Костенеево авылы амбулаториясен төзекләндерәләр
«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында амбулаториядә идәннәрне алыштыралар һәм пациентлар өчен шартларны яхшырталар.
Алабуга районының Костенеево авылындагы табиб амбулаториясендә ремонт бара: биредә агач идәннәрне бетонга алыштыралар. Бу максатларга «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
2011 елда ачылган амбулатория 15 торак пунктта яшәүче 1674 өлкән кешегә һәм 207 балага хезмәт күрсәтә. Биредә дәвалау эшеннән алып вакцинация һәм физиотерапиягә кадәр медицина хезмәтләренең киң спектры тәкъдим ителә.
Ремонт вакытына амбулатория вакытлыча Олы Елово аывлының ФАП базасына күчте, анда пациентларга ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә.
«Медицина хезмәтләре һәркем ала алырлык булырга тиеш, — дип ассызыклады Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев. — Авылда сәламәтлек саклауга аерым игътибар биреләчәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев