Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Алабуга районында «мобиль поликлиника» эшен дәвам итә

13 февральдә мобиль комплекс Яковлево авылында урнашты.

Ул монда 16 февральгә кадәр торачак.

Алабуга үзәк район хастаханәсендә белгечләрне кабул итү расписаниесе турында хәбәр иттеләр:

  • 13 февраль — гинеколог, невролог, УЗИ-белгеч;
  • 14 февраль — гинеколог, невролог, УЗИ-белгеч;
  • 15 февраль — кардиолог, эндокринолог, хирург;
  • 16 февраль — невролог, хирург, уролог.

Исегезгә төшерәбез, мобиль комплекс — махсус автомобиль-фургон, анда тар белгечләрдән бушлай консультация алырга, анализлар тапшырырга һәм хәтта заманча җиһазларда авыруны диагностикаларга мөмкин.

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә авыл халкы өчен квалификацияле белгечләрдән бушлай консультация алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Ярдәм алырга теләүчеләргә үзләре белән паспорт, СНИЛС һәм полисларын алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев