Алабуга районының Морт участок хастаханәсендә капиталь ремонт бара
Ремонт булуга карамастан, хастаханә пациентларны кабул итүне дәвам итә.
Алабуга районы Морт авылының җирле участок хастаханәсендә масштаблы капиталь ремонт башланды, ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Хастаханә бинасы авыл халкына инде 25 елдан артык хезмәт иткән.
Икенче этапта демонтаж төгәлләнде, стеналар штукатуркага әзер, ә азык-төлек блогында инде плитка салалар. Идәннәр финиш эшенә әзер диярлек, электр, су һәм җылыту системалары яңартыла, дип хәбәр итә үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте.
Ремонт баруга карамастан, хастаханә пациентларны кабул итүне дәвам итә, якындагы биш авылдан 1800 кешегә, шул исәптән 210 балага хезмәт күрсәтә. Биредә ашыгыч, амбулатор һәм стационар ярдәм күрсәтелә, шулай ук тәүлек буе 8 урынга исәпләнгән стационар эшли.
Реконструкция республика бюджетыннан 41 млн сумга якын акча бүлеп бирү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Майга икенче каттагы эшләр төгәлләнәчәк, ә августка — ремонтны тулысынча төгәлләү планлаштырыла. Бу пациентлар һәм медперсонал өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Капиталь ремонт «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев