Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Алабуга үзәк район хастаханәсенә «РЕНЕКС-РЦ» цифрлы рентген комплексы кайтарылды 

Аппарат «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проекты кысаларында алынды.

Аппарат «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проекты кысаларында медицинада башлангыч звеноны заманчалаштыру программасы буенча алынды. Комплекс ике эш урынына исәпләнгән. 

− Яңа цифрлы җиһаз гадәти кәгазьдә төшерергә һәм аларны медицина сурәтләре архивына җибәрергә мөмкинлек бирә. Катлаулы очракларда, башка медицина учреждение белгечләре белән ерактан торып киңәшергә мөмкин булыр дип планлаштырыла, — ди Азат Гайсин, баш табибның медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары. 

Комплексны урнаштыру өчен төзекләндерелгән бүлмә бүлеп бирелгән, ул санитария таләпләренә туры килә. Рентген тикшеренүләре бүлмәсе хезмәткәрләре укыту узып, яңа буын техникасында эшкә керешергә әзер. 

− Яңа аппаратны урнаштыруларын бик көтәбез. Искесе 14 ел эшләде, 100 процентка файдаланылган, кайбер функцияләрне башкармый башлады. Яңасы озак эшләр дип өметләнәбез, элеккечә эремәләр кулланып төшерүдән туктарбыз, — ди рентгенолаборант Валентина Белавина.

Алабуга шәһәр-районы кешеләре елына, табиблар юлламасы буенча 30 мең тапкыр рентген тикшерүе үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X