Алабуганың Мәдәният сарае каршындагы мәйданны төзекләндерү өчен 7 меңгә якын кеше тавыш биргән
Шул рәвешле Пионер һәм Университет паркларын, ипподром һәм Г.Тукай исемендәге скверларны сизелерлек узып китте.
Алабуга ишегаллары һәм территорияләре 2026 елга федераль һәм республика программасына кертелде.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр алабугалылар, Татарстанда яшәүче барлык кешеләр кебек үк, киләсе елда төзекләндереләчәк паркларны, скверларны, яр буйларын, урам һәм ишегалларын сайладылар. Бөтен республика буенча 283 җәмәгать киңлеге һәм 812 ишегалды территориясе игълан ителде. 45 районның һәркайсында җиңүчеләр билгеләнде, тулы исемлек белән park.tatar һәм dvor.tatar. порталларында танышырга була.
Төзекләндерү объектларын сайлау өчен V Бөтенроссия тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының бер өлеше булган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уздырылды.
Алабугалылар Нефтьчеләр проспектында урнашкан Мәдәният сарае каршындагы мәйданга өстенлек бирде — ул 6760 тавыш җыйды, шул рәвешле Пионер һәм Университет паркларын, ипподром һәм Г.Тукай исемендәге скверларны сизелерлек узып китте. Төзекләндерү эшләре башланды инде.
Алабуганың баш архитекторы Юлия Старогородцева билгеләп үткәнчә, мәйданны төзекләндерү проекты уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның X Бөтенроссия конкурсына тәкъдим ителгән, ул Россия Президенты карары буенча үткәрелә. Анда халык саны 300 меңгә кадәр булган торак пунктлар катнаша. Конкурска йомгаклар 1 сентябрьгә кадәр ясалачак.
2026 елга «Безнең ишегалды» программасына килгәндә, аңа 200 объект кергән, алар арасында Алабугада — Тойминская урамындагы 21А һәм 18 нче йортлар, шулай ук Бехтерево авылының Гусев урамындагы 25 нче йорт бар. Сүз уңаеннан, җиңүчеләрне тавышларның абсолют саны буенча түгел, ә яшәүчеләргә карата тавыш бирүчеләрнең процент нисбәте буенча сайладылар. Бу исемлеккә кечкенә һәм зур территорияләрне дә кертергә мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев