Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты булачак

Төзелеш эшләре бу елның апрелендә башланды.

Алабуга районының Олы Качка авылында яңа модульле ФАП ачылачак. Төзелеш эшләре «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты ярдәмендә башкарыла. Пункт барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирәчәк, һәм аны ачу авылда яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга.

Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бу елның апрелендә башланды. Бүгенге көндә металл фундаментлар монтажланган, ә якын көннәрдә инженерлык коммуникацияләрен монтажлау көтелә. Ә август ахырына төзүчеләр модульле бина урнаштырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев