Алабуга автоинспекторлары «Кышкы каникуллар» чарасы үткәрәчәк
Чара киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 20 декабреннән «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы башланды. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Ул балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән.
Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, узган елның 11 аенда республика юлларында 418 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 бала һәлак булган һәм 437се яраланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев