Алабугада җәяүлеләр кичүендә баланы бәрдергәннәр
Авария кичә булган.
Кичә Алабугада машина җәяүлене бәрдергән. Авария кичә көндезге сәгать 13.00дә Разведчиклар урамындагы 47 нче йорт янында була. Вакыйга турында җирле Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Ниссан машинасын йөртүче яшь җәяүлегә юл бирми һәм аны бәрдерә. 11 яшьлек кыз җәяүлеләр кичүе аша светофорның рөхсәт ителгән сигналына юлны чыккан. Кыз хастаханәдә. Табиблар әйтүенчә, ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев