Алабугада «Игътибар — балалар!» кисәтү чарасы башланды
Аның максаты — балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.
Алабугада 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр «Игътибар — балалар!» профилактик чарасы узачак. Аның максаты — балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.
Алабуга автоинспекторлары, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан, автомобиль хуҗаларын тикшерәчәк. Балигъ булмаган балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен кисәтү буенча акцияләр узачак. Кагыйдә бозган балалар турындагы мәгълүматны, алар белән кисәтү эшләре үткәрү өчен, белем бирү оешмаларына җибәрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев