Алабугада «Каршы як полоса» операциясе бара
Хокук бозучыларга штрафлар яки машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.
Алабугада 30 июньнән 9 июльгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелә. Алабуга дәүләт автоинспекторлары рейдлар турында кисәтә.
Хокук бозучыларга биш мең сум күләмендә административ штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, административ хокукны кабат бозган очракта машина йөртү хокукын бер елга алырга мөмкиннәр.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев