Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КАБУЛ ИТҮ

Алабуга районы җитәкчелеге шәхси сораулар буенча кабул итте

Халыкны кабул иткән вакытта, юл төзү, җиргә кагылышлы сораулар да булды.

Ишегалдында утыргычлар һәм чүп савытлары җитәрлек түгел, тәрәзә арты тулы машина — Тынычлык проспектындагы 16нчы йортта яшәүче Ольга Нещеретняя шуңа зарланып килгән. 

Пенсионерның тәрәзәләре берничә кибет урнашкан якка карап тора. Көн буена биредә машиналар өзелми. Ул йорт каршына киртә куярга тәкъдим итә, ул чагында транспорт алай ук якын булмас иде, ди. 

Аңа бу урынны төзекләндерү киләсе ел планында каралган дип аңлаттылар. 2024 елда шулай ук кече архитектура формалары да артачак, шул исәпкә эскәмия һәм чүп савытлары да керә.

Николай Переин Разведчиклар урамындагы 5нче йортка якын торган контейнер мәйданчыгы турында сөйләде. «Чаллы» ҖЧҖ идарәсенең генераль директоры Алина Иксанова узган атнада әлеге урыннан 40 тонна чүп чыгарылганын хәбәр итте, чөнки анда бу тирәдәге йортлардан гына түгел, агач ботакларын да, машина шиннарын да ыргыталар, хосусый йортлардан калдык-постык китерәләр. Район җитәкчелеге бу мәсьәләне чишү юлларын җентекләп карарга кушты.

Халыкны кабул иткән вакытта, юл төзү, җиргә кагылышлы сораулар да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев