Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КАБУЛ ИТҮ

Алабугалылар йөк бушатучы машиналарның тротуарга керүенә зарлана

Бу мәсьәлә район башлыгының шәхси сораулар буенча кабул итүе вакытында күтәрелде.

Алабугада яшәүче Елена Юсупова Тынычлык проспектындагы тротуарда, аеруча йөкләрен бушата торган автомобильләр керә торган урыннарда йөрүчеләрнең иминлеге өчен борчыла.

Шундый сорау белән ул район башлыгы янына килгән. Халык белән очрашу гадәттәгечә сишәмбедә үтте.

Хәтерләсәгез, майның 26сында Тынычлык проспектындагы кибетләрнең берсе янына йөк машинасы арты белән килгәндә, бер җәяүлене бәрдереп һәлак итә. Алган җәрәхәтләрдән 1961нче елгы хатын-кыз шул урында ук үлгән.

Шулай да бу вакыйга сабак булмаган, машина йөртүчеләр җәяүлеләр йөри торган юлдан килүләрен ташламыйлар. Гозер белән килүченең әйтүенә караганда, йөк машинасына олы юлда туктарга була, дөрес, ул очракта кибеткә кадәр ара 2-3 метрга озыная.

Рөстәм Нуриев бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм тиешле чара күрергә кушты. Район башлыгы андый корылма хуҗалары алдан ук барысын да уйлап эш итәргә тиешлеген әйтте, тротуардан йөри торган автомобильләр кешеләрнең тормышына куркыныч тудыра һәм тротуарны да боза.

Фото редакция архивыннан: 2023 ел, 29 май, һәлакәттән соң өч көн үтүгә, тротуарда янә йөк машинасы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев