Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КАБУЛ ИТҮ

Алабугалылар район җитәкчелегенең кабул итүенә килде

Көн тәртибендә — су белән тәэмин итү, капиталь ремонт һәм төзекләндерү.

Алабугалылар район җитәкчелегенең кабул итүендә җир кишәрлеге бүлеп бирү, йортны капиталь ремонтлау, җәмәгать бәдрәфенең урнашу урыны һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларны яңгыратты.

Гадәттәгечә, кабул итү сишәмбе көнне район Советы бинасында узды.

Покровское авылында яшәүче сугыш хәрәкәтләре ветераны үзенә хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлеген бушлай бүлеп бирү тиешме-юкмы икәнлеген белергә килгән. Ир-ат умарталыгын киңәйтергә һәм җиләк-җимеш бакчасы утыртырга ниятли. Җир-мөлкәт палатасы рәисе Гөлүсә Билалова хәбәр иткәнчә, җир «Россия Герое» исеменә ия булганнарга гына бушлай бирелә, бу очракта участокны арендага бирү вариантын карарга хәл ителде. 

Колосовский микрорайонының Пригородная урамында яшәүче ир-егет әлеге урамда үзәк суүткәргеч салу мәсьәләсен күтәрде. Аңа аңлатуларынча, бу эш микрорайонда инде башланган, акрынлап барлык урамнарда эшләр башкарылачак. Быел Колосовская урамында суүткәргеч салу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев