Алабуга нуры

Авыр мәсьәлә

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шәхси сораулар буенча халыкны кабул итү барышында барлыгы өч проблеманы карап үтте.

Килүчеләр өчен каралган мәсьәләләрнең һәркайсы бик әһәмиятле иде. Мәсәлән, алабугалы Екатерина Умнованың 2019 елның ноябрендә генә инвалидлык алган баласы бүген кыйммәтле даруга мохтаҗ. Аның бәясе 80 мең сум тәшкил итә, бу әле бер айга җитәрлек ике ампула хакы гынә. Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибының балачак һәм бала табарга ярдәм итү буенча урынбасары Гөлнара Солтанова сүзләренә караганда, медик-социаль комиссия әлеге бала өчен күптән түгел генә инвалидлык билгеләгәнлектән, аны ташламаларга ия булучылар исемлегенә 2020нче елның гыйнварыннан гына кертә алганнар. Ә даруга ул хәзер үк мохтаҗ. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарының шәхси үтенече буенча үткән атнада Умновлар гаиләсе ике ампула дару алды.

– Бу хәл – искәрмә. Сез моны аңларга һәм үзегезнең үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге белән үзара бәйләнешне җайга салырга тиеш, сәламәтлек саклау министрлыгына хатларны рәсмиләштерү турында алдан ук борчылырга кирәк. Бу вәзгыять, мөгаен, уңай хәл ителер, чөнки бала төбәк ташламага ия булучы. Бу вакыт мәсьәләсе генә, дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.

Тагын бер каралган сорау шулай ук сәламәтлеге чикләнгән балага кагылышлы иде. Чулпан Хисмәтова үзенең 13 яшьлек авыру улы мәктәпкә йөри алсын өчен тьютор (инвалидны озатып йөрүче кеше – Автор иск.) сорап килде. Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, Татарстанда инвалид балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына озату системасы әле эшен башлап кына килә.

– Без “тьютор” дигән сүз белән күптән түгел генә таныштык. Мин сезгә медик-иҗтимагый экспертизага мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем, алар тьюторны шәхси тернәкләндерү программасына кертә алачак. Икенчедән, сезгә мәгариф идарәсе белән тыгызрак эшләргә кирәк. Республикада бу мәсьәлә өстендә эшлиләр. 2020нче елдан тьюторлар эшен акча белән тәэмин итү булачак, ләкин шуны аңларга кирәк: беренче вакытларда һәрвакыт кыенга туры килә. Шәхсән сезнең  сорау уңай хәл ителсен өчен, Алабугадан гариза кирәк.

Кабул итү ахырында алабугалы Надежда Разина чираттагы тапкыр “сугыш чоры балаларына” социаль ярдәм күрсәтү буенча закон кабул итү турындагы сорау белән килде. Ул үзе дә шул буыннан, аларның балачаклары булмаган. Татьяна Ларионова әйтүенчә, алар әлеге мәсьәлә белән Дәүләт Думасына чыккан, әмма проект кире кагылган. Ләкин 2020нче елның 4нче гыйнварында ул яңадан каралачак, бу юлы Россия Федерациясе Хөкүмәте инициативасы белән, дип хәбәр итте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Ә бу очракта мәсьәләнең уңай хәл ителү мөмкинлеге күбрәк, дип билгеләп үтте Казан кунагы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: