Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КАБУЛ ИТҮ

Чишеләсе мәсьәләләр

Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте. Бу юлы үз проблемалары белән аңа 27 алабугалы язылган иде, сентябрь азагыннан исә ул инде 150 кешенең гозерен тыңлаган.

Анжелика Ивашечкина һәм Эльвира Кутуева Рөстәм Нуриевкә этләр өчен оештырылган “Тугрылык” приютына ярдәм сорап килгән. Ул дәүләтнеке түгел. Үз вакытында муниципалитет аларга җир бүлеп бирде, әмма даими чыгымнар – ашату, стерильләштерү, хайваннарны дәвалау акча таләп итә һәм бүген приютның кесә ягы такыр. Хәзер анда 150 эт бар, аларны карап тотуга чаралар битараф булмаган кешеләр хисабына җыела. Чыннан да, шәһәрдә йортсыз хайваннар белән кыенлыклар очрый, ләкин, Анжелика Ивашечкина әйтүенчә, урам этләренең күпчелеге хуҗасыз түгел, аларны иреккә чыгарганнар гына.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин шунысын искәртте: ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.7 маддәсенә ярашлы рәвештә, этләрне авызлыксыз һәм бәйсез килеш урамга чыгару тыелган. Урамнарда, паркларда, бакчаларда һәм җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында авызлыгы һәм бавы булмаган этләрнең йөрүе, шулай ук аларны җәмәгать урыннарында караучысыз калдырган өчен, өч йөз сумнан бер мең сумга кадәр административ штраф салына. Әйтергә кирәк, бу уңайдан дүртаяклыларның хуҗаларына штраф санкцияләре кулланганнары бар инде.

Алабугалы Вячеслав Агишин җитәкче янына икенче кат килгән. Аны Алабуга тирәләрендә рөхсәтсез чүп өемнәре борчый. Кирилл Мокшин алар юкка чыгарылыр дип ышандырды. Экология министрлыгы белән бергә, көн дә рейдка чыгачаклар. Ярамаган җирдә чүп-чар ыргытучыларны җәза көтә.

Кабул итү вакытында торак, капиталь ремонт, төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Барлык сораулар буенча да җаваплы бүлек җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев