Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КАБУЛ ИТҮ

Проблемаларны хәл итү өчен – район башкарма комитеты җитәкчесенә

Алабугада чираттагы шәхси сораулар буенча кабул итү булып узды, аны район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев үткәрде. Бу юлы аңа үз проблемалары белән 34 кеше мөрәҗәгать итте.

Алабугалы Шәмсия Мингалимова сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәлне төзекләндерү соравы буенча килгән иде. Ул мемориалның үз вакытында Россиядә беренчеләрдән булып барлыкка китерелүен, шуңа күрә дә аның киләчәк буыннар өчен сакланып калырга тиешлеген искәртеп үтте. Кабул итү барышында һәйкәлне төзекләндерергә, моның өчен смета әзерләп куярга  карар кабул ителде.

 Эшмәкәр Рамил Яруллин арзанлы кунакханәләр – хостеллар ачу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, ул шул рәвешле Алабугага тагын да күбрәк туристлар җәлеп итеп булачак дип саный. Эшмәкәргә Перспектив социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Денис Хамидуллин белән бергә кунакханә бизнесы концепциясен карарга һәм шәхси тәртиптә очрашырга тәкъдим ителде.

 Бу юлы газ белән тәэмин итү буенча да сораулар күп булды. Мәсәлән, Гари авылыннан Миңсылу Романова һәм Светлана Пензина Мәктәп урамын газ белән тәэмин итүдә ярдәм сорарга килделәр. Алар әйтүенчә, ул урам башкалардан аерым тора, шуңа күрә җирле халык газны үз хисабына үткәрә алмаячак. Кабул итү барышында ачыкланганча, планлаштыру проектында төгәлсезлекләр булган, газ кертү буенча экспертиза сузылган. Бүгенге көнгә инде халык алдында тыңлаулар көне билгеләнгән, анда урамга газ кертү проектын раслаячаклар.

 Ә Малореченск бистәсендә яшәүче Диана Егоровага берьюлы ике сорау тынгы бирми – Чишмә урамындагы юл халәте һәм аның үз йорты астындагы җир кишәрлеген милек итеп рәсмиләштерү. Беренче мәсьәлә шунда ук хәл ителде. Чишмә урамына бетон валчык алып кайтканнар, ә киләсе елга юл салачаклар. Ә менә йорт участогын рәсмиләштерү белән ярдәм итә алмадылар, чөнки ул күп фатирлы. Бу сорауны суд тәртибендә генә хәл итеп булачак.

 Бу көнне яңгыраган барлык проблемалар буенча да структур бүлекчәләрнең җаваплы җитәкчеләренә йөкләмәләр бирелде. Озак вакыт карар кабул итүне таләп иткән мәсьәләләр буенча эш дәвам итәчәк, ә гражданнарны кабул итүгә кабат чакырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев