Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КАБУЛ ИТҮ

Район башлыгы Рөстәм Нуриев «МТЗ-Татарстан» компаниясе хезмәткәрләре белән очрашты

Ул былтыр башкарылган эшләр турында сөйләде һәм аларны борчыган сорауларга җавап бирде.

Махсус техника җитештерү буенча бүген «МТЗ-Татарстан» предприятиесе алдынгылардан санала. Заводның генераль директоры Алмаз Әхмәтов сөйләвенчә, былтыр алар 11 миллиард сумга 4,5 мең трактор сатуга ирешкәннәр. 

Муниципалитет тарафыннан кертелеп, мондый очрашулар яхшы традициягә әверелде, чөнки һәркем шәһәрдә, районда барган хәлләрне белеп торырга тиеш. 

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2022 ел гади булмады, шулай да барлык куелган бурычларны үтәргә тырыштылар. Ул предприятие җитештергән техникага бүген ихтыяҗ барын билгеләп үтеп, башкарган эшләре өчен «МТЗ-Татарстан» коллективына рәхмәт әйтте. Әлеге техника районда да — коммуналь өлкәдә һәм авыл хуҗалыгында кулланыла.

Бүген, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тәүлегенә 85 тонна сөт савып алалар. Бу инвестор предприятиеләрнең дә, урындагы авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең дә хезмәт нәтиҗәсе. Район өчен бу бик мөһим, чөнки шул рәвешле эш урыннары сакланып кала, авыл яшәр дигән өмет уяна.

Районыбызда боланнар да үрчи. «Вятский берег» хуҗалыгында бүген 1000 баш европа боланын асрыйлар. Биредә глэмпинг төзергә, туристлар өчен башка объектлар булдырырга уйлыйлар. 

Торак төзү дә тиз бара. Узган елда 70 мең квадрат километр торак файдалануга тапшырылган, быел аннан да күбрәк төзергә ният бар. Алабугада уңайлы кызыну урыны да булыр дип көтелә. Аны былтырдан ук төзи башладылар. Быел шуңа Шишкин буаларындагы эш тә килеп кушылды. 

Рөстәм Нуриев шулай ук капиталь ремонт һәм «Безнең ишегалды» программаларын тормышка ашыру, спорт һәм сәламәтләндерү объектлары турында да сөйләде. Очрашу барышында завод хезмәткәрләре үзләрен борчыган сорауларны бирде. Алар җәмәгать транспортына, юлларга, күп балалы гаиләләргә ярдәмгә кагылышлы булды.

− Ана капиталы программасы әле гамәлдә. Быел ул 11,9 процентка индексацияләнде. Кагыйдә буларак, бу чаралар тормыш шартларын яхшыртуга китә. Аны балаларны укытуга да тотарга мөмкин. Бердәм пособие аз керемле гаиләләрдәге яңа туган сабыйлардан башлап 17 яшькәчә балаларга бирелә, − дип сөйләде ТР буенча Россия Социаль фонды бүлегенең клиентлар белән хезмәт җитәкчесе Елена Глинская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев