Алабуга нуры

Ярдәм кирәк чакта

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Бу юлы аңа үз проблемалары белән 35 кеше килде.

Казиледә яшәүче Любовь Минеева су белән тәэмин итү өчен яңадан исәпләүдә ярдәм итү үтенече белән килде. Аның әйтүенчә, өйләренә су кертелмәгән, алар колонкадан файдалана. Су белән тәэмин итү өчен түләү аларга норматив буенча хисапланган, шул исәптән бакчага су сибү өчен дә, ә хуҗаларның сәламәтлеге какшау сәбәпле, бакчаларына берни дә утыртылмаган. Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш Департаменты директоры Ольга Михайлова Любовь Минеевадан барлык булган документларны алып килүен сорады, шуннан соң яңадан исәп-хисап ясалачак.

Гассар урамында торучы алабугалы Фәнил Әхәтовны өйләренә су кертү мәсьәләсе борчый. Аның сүзләренә караганда, бүген бу йортта 5 гаилә яши һәм кирәкле эшләр өчен түләү аларның хәленнән килми. Кабул итү барышында бу проект белән торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш Департаменты шөгыльләнәчәк, чыгымнарның бер өлеше муниципалитетка төшәчәк, ә калган өлешен шулай да яшәүчеләрнең үзләренә түләргә туры киләчәк дигән карар кабул ителде. Йортта торучылар бу мәсьәлә буенча гомуми җыелышта фикер алышырга тиеш булачак.

Кабат килгән Александр Беляевны шулай ук су белән тәэмин итү соравы кызыксындыра иде. Аның Пролетар урамындагы 46нчы йортында иртәнге һәм кичке вакытта су басымы бик начар.

“Алабуга “сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы” АҖнең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу Департаменты башлыгы Евгений Иванов аңлатканча, бу атнада Гыйззәт урамының 22нче йорты янындагы торбаүткәргечне һәм Пролетар урамының 17нче йорты янындагы бикләвеч арматураны ремонтлау эшләре бара. Эшләр тәмамланганнан соң, су белән тәэмин итүнең сыйфаты яхшырачак.

Танай авыл җирлегеннән Светлана Кирюхина Алабугадан 19сәгать 30минутта Танайкага юл алган элекке маршрутны кайтару үтенече белән килгән. Хәзер юлга чыгу вакытын 40 минутка күчергәннәр һәм шәһәрдә эшләүчеләрнең күбесе автобуска өлгерми, өйгә такси яллап кайтырга туры килә.

Шәһәр башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Евгений Николаев хәбәр иткәнчә, халыкка уңайлы булсын өчен, тагын бер кичке рейс җибәрелде, ул 19сәгать 30минутта китәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: