Алабуга нуры

1941 ел кайтавазы: солдат үзе турында 79 елдан соң искә төшерде

Алабугалы фронтовик Старков тарихы дәвамын алды.

«Новая Кама» хәбәрчесе Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград янында сугышкан солдатның туганнары белән элемтәгә чыкты.
Бу мәкаләне язуга Алабуга яңалыклар хезмәтендәге хезмәттәшләребезнең сюжетын карау этәрде. Нәкъ менә аларга Санкт-Петербургта яшәүче Евгений Дебелый Бөек Ватан сугышы табылдыгы — солдат котелогы турында сөйләгән иде. Дөресен әйтергә кирәк, котелокны котелок дип тә булмый — янчелгән алюминий кисәге генә калган. Ләкин анда «ТАССР, Елабуга, 1941 год», «Гассара, 8» язулары һәм «Е.И. Старков» солдат инициаллары ачык күренә. Әлеге котелок Гатчин өлкәсе Истинка авылында табылган. Сүз уңаеннан, бу авыл немец-фашист оккупантларыннан 1944 елның 22 гыйнварында азат ителә. 
Алабуга хәрби комиссариат җитәкчелеге, шәһәр архивы һәм җирле туган якны өйрәнүчеләр ярдәме белән котелокның хуҗасын ачыклый алганнар — ул кайчандыр Советлар Армиясенә нәкъ менә Алабуга районы хәрби комиссариатыннан чакырылган Евгений Иосиф улы Старков булып чыга. Архивта аның солдат тарихы, фронттагы батырлыгын дәлилләүче сугышчан бүләкләре дә табыла. Ләкин 60нчы елларда эз югала... Старков үзенең автобиографиясендә телгә алган Владимир исемле улы һәм ике абыйсыннан башка, аның гаиләсе хакында да берни билгеле булмый.

Мин, инде берничә ел буе сугыш елларында хәбәрсез югалган туганымны эзләүче кеше буларак, әлбәттә бу тема белән кызыксынып киттем һәм үз журналистик тикшерүемне башладым. Эзләүләр мине Әлмәт шәһәр суды сайтына китерде. Бер караганда, болар арасында һичбер элемтә юк кебек. Әмма, ачыкланганча, Җиңүнең 75 еллыгына Әлмәт шәһәр суды аппараты һәм җәмәгать судьялары аппаратында эшләүчеләрнең һәм судьяларның туганнары өлкән буын хатирәләреннән, фронттан сакланып калган фотолар ярдәмендә үзләренең туган-тумачалары хакында бөртекләп мәгълүмат җыйганнар. Күбесе туганнары турында мәгълүматны Интернет челтәрендәге «Мемориал» һәм «Подвиг народа» сайтларыннан, кайберәүләр архивлардан, ә кемдер Хәтер Китапларыннан тапкан. Боларның барысы да «Без — Җиңү варислары» дип исемләнгән материалда бастырылган. Фронтовиклар исемлегендә таныш фамилия дә күзгә чалынды — Старков. Әйтергә кирәк, Старковлар икәү булып чыкты — без эзләгән Евгений Иосиф улы һәм Михаил Евгений улы — алар икесе дә Алабуга районы хәрби комиссариатыннан чакырылганнар. Шул ук язмада фронтовиклар турында мәгълүматны бирүче кеше исеме дә күрсәтелгән иде — ул ТР Әлмәт шәһәр судының гражданнар эшләре буенча суд эшләрен тәэмин итү бүлеге башлыгы Гөлфирә Морат кызы Старкова. Мин кичекмәстән Гөлфирә Морат кызы белән элемтәгә чыктым. Михаил Евгений улы аның иренең әтисе, ә Евгений Иосиф улы — бабасы икәнлеге ачыкланды. Гөлфирә Старкова миңа иренең контактларын да бирде. Олег Михаил улы, үз чиратында, мәгълүматны безнең басма белән уртаклашырга бик теләп риза булды.

 
— Евгений Старков минем икенче (үги) бабам. Бу әти һәм бабайның туган елларына карасаң да аңлашыла, бабай 1912нче елда, ә әтием 1927нче елда туган. Аларның яшь аермасы нибары 15 ел. Евгений Старков Ленинград фронтында өлкән лейтенант званиясендә сугышкан. Ул яраланган һәм контузияләнгән булган, Ленинград госпиталендә яткан. Аннары медкомиссия бәяләмәсе нәтиҗәсендә комиссияләнеп, тылга җибәрелә. 1984 елның май аенда вафат була. Ул Алабугада иске рус зиратында җирләнгән, — дип сөйләде Олег Старков. Аның әйтүенчә, Старковлар гаиләсе чыннан да Казан һәм Гассар урамнары почмагында, төгәлрәге, Гассар урамындагы 8нче санлы йортта яшәгән. Аннары Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы йортка күченгәннәр. Анда яшәгән вакытта башта Олег Михаил улының әбисе, ә соңрак бабасы да якты дөньядан китә. Фронтовикның оныгы тумышы белән Алабугадан, ләкин ул туып өч көн үткәч тә әти-әниләре Әлмәткә күченеп киткән һәм Олег Михаил улын анда теркәгәннәр. Шулай итеп, ул әле дә булса Әлмәттә яши һәм эшли. 
Ә инде Евгений Иосиф улының фаразланган улы Владимирга килгәндә, Олег Старков андый мәгълүматка ия булмавы хакында хәбәр итте. Бәлки, бу очракта аның туганнан туганы — Евгений Старковның апасының улы Владимир Плотников күздә тотыладыр.
Без үзебез «Дорога памяти», «Подвиг народа» эзләү сайтларыннан һәм, әлбәттә, содатларның туганнары ярдәмендә аталы-уллы Старковлар турында түбәндәгеләрне эзләп таптык. Алдан ук әйтергә кирәк, армия сафларына чакыру вакыты төрле сайтта төрлечә күрсәтелгән. Әгәр берсендә 1932 елның 20нче октябре булса, башка чыганакта — 1941 елның 20 июле. Олег Михаил улы фаразлавынча, бу бабасының 1932 елда ашыгыч хезмәткә чакырылуы белән бәйле.
Евгений Иосиф улы Старков 1912 елның 8нче мартында ТАССРның Алабуга шәһәрендә дөньяга килә. Хезмәт итү урыны: 336нче укчылар дивизиясенең 1132нче укчылар полкы; 138нче аерым укчылар бригадасы, Ленинград фронты. Хәрби званиесе — өлкән лейтенант. 1939-1940нче елларда Фин сугышында катнаша. Евгений Старков икенче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак ордены, «Ленинград оборонасы өчен» һәм «Мәскәү оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Сүз уңаеннан, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүгә Евгений Старков 1943 елның декабрь аендагы батырлыгы өчен тәкъдим ителә. «Повиг народа» сайтындагы бүләкләү документында болай дип язылган: «Ленинград фронты 138нче аерым укчылар бригадасының 4нче аерым укчылар батальоны өлкән адъютанты Старков Евгений Иосиф улы, 1943нче елның 5 декабрендә Нарва шәһәренә басып керү вакытында контузияләнә, мина кыйпылчыгыннан сул кулы һәм муены яралана. Моннан кала өлкән лейтенант Старковның башында авыр яралануы, шулай ук уң аягында җиңелчә яралануы бар. Барлык яраланулар нәтиҗәсендә анда көчле ярсучанлык, баш авыртуы барлыкка килде, ул начар йоклый, еш кына өянәкләре була, шунлыктан эшкә сәләтен югалтты. Хәзерге көндә II төркем инвалид. Вакытлыча эшләми. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүгә лаек». Документ 1945 елның 11 июлендә Алабуга берләштерелгән район военкоматы хәрби комиссары В. Кирьянов тарафыннан имзаланган. 
Евгений Старковның улы Михаил Евгений улы Старков 1927нче елның 23нче августында ТАССРның Алабуга районы Бондюга авылында (хәзерге Менделеевск шәһәре) туа. Советлар Армиясе сафларына Алабуга районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. 1941нчы елда кыр запас аэродромын төзүдә катнаша. 1942 елның көзендә Яшел Үзәннең 2нче һөнәр училищесына токарьлар төркеменә җибәрелә. 1944 елга кадәр алар «Катюша» М-13 гвардия минометы өчен реактив снарядларга ут кабызу системаларын җитештерүгә фронтның заказларын үтиләр. Кирәк булганда, аларның төркемен фугас-кыйпылчык снарядлары ясау өчен «Металлчы» заводына да җибәргәннәр. 1944 елның язында Михаил Алабугага кайта һәм шәһәр район сәламәтлек саклау идарәсендә дезинфектор булып эшли башлый. 1944 елның 19 ноябрендә Кызыл Армиягә чакырыла һәм Ульяновск өлкәсенең Инза шәһәрендәге 55нче укчы-укыту полкына җибәрелә, анда 1945 елның маена кадәр хезмәт итә. Аннары көнчыгышка юнәлтелә һәм НКВД гаскәрләренә командировкалана, анда 1951 елның маена кадәр хезмәт итә. Лаеклы ялга милиция подполковнигы званиесендә чыга. «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән. 2008 елда вафат була.


Фронтовиклар тормышыннан менә шундый вакыйгаларны белдек. Һәркайсыбызга диярлек үз балаларына һәм оныкларына аларның әби-бабалары батырлыклары турында сөйләр әйберләре шактый күп. Бөек Җиңү турында хәтерне саклап калу бик мөһим, һәр киләсе буын тыныч күк астында, ирекле илдә яшәү бәхетенең нинди бәягә табылуын белергә һәм истә тотарга тиеш.
Фотолар Старковлар гаиләсенең шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: