Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

95 елдан соң очрашу

Вакыт бик озак үткән кебек тоелса да, гомер бик тиз уза. Язмыш баскычлары буйлап атлаган саен, уйландыра.

Миңа 9 яшь булганда әти үлеп китте. Аңа 45 яшь иде. Әти ягыннан да, әни ягыннан да әби-бабайлар бар иде, бергә тормасак та аралашып яшәдек, дус-тату булдык. Әтинең әтисе Фәләхетдин бабай Фатыйма әби белән Юраш авылында яшәделәр. Инде үзем әби булгач кына, әтинең үз әнисе аңа 7 яшь чагында вафат булуын, аның да исеме Фатыйма булып, үзе Морт авылыннан икәнлеген белдем. 

Менә шул вакыттан инде мин нәсел җепләре белән ныклап кызыксына башладым. Архив документлары аша, өлкәннәрне сораштырып Фатыйма әбинең Ибатулла улы Мөхәммәт Хәсән белән Гарифулла кызы Бибиәсма гаиләсендә Морт авылының иң матур урамы — Моксин очында туып үсүен белдем. Бу нәсел тармагы минем өчен яңалык иде, туганнарны барладым. 

Иң мөһиме, мин бит әтинең дә язмышын өстән-өстән генә белә идем. Баксаң, берсеннән-берсе дүрт баласын калдырып Фатыйма әби үлеп киткән, бу вакытта олы улы Хайбрахманга — 9, Хөсәенгә — 7, Миннебикәгә — 4, Махмрахманга 2 яшь булган. Фәләхетдин икенче хатынга Морттан озын Газиз кызы Фатыйманы алып кайткан, аннан тагын ике бала — Нуретдин белән Бәгъдия туган. 

Әтинең тормыш юлына әйләнеп кайтсак, Юраш авылында 7 класс белем алган, 18 яшендә Донбасс шахталарында күмер чыгарган. Илмәт авылыннан килгән Дәлилә белән алар шунда очрашканнар. Аннан Тын океан диңгез флотына хәрби хезмәткә алынган. Аннары сугыш — башыннан азагына кадәр: Сталинград, Украина... Ә менә Украинаның Винница өлкәсендә урнашкан Иванько авылы тимер юл станциясендә әти энесе Махмрахманны очрата, кочаклашалар, сөйләшәләр. Вагоннарга утырып кузгалабыз дигәндә немец самолетлары поездларны бомбага тота. Әти соңыннан искә ала: «Өч көн эзләп энемнең үле гәүдәсен таптым», — ди. Аллаһы Тәгалә ике туганга очрашып бәхилләшергә мөмкинлек биргән, бу 1944 елның гыйнвар ае була. «Унбер тапкыр яраландым, шуңадыр инде исән калдым», — дигән әти. Каты гына яраланганнан соң, ун көнгә туган авылына кайта, шул вакытта комбайнер кыз Дәлиләгә никах укытып өйләнеп китә. 

1945 елның ноябрендә түшенә орден-медальләр тагып, күкрәк кесәсендә партбилет белән туган авылына кайта. Ул вакытта Морт район үзәге аны райкомга эшкә чакыра. Озак та үтми, партия кушуы буенча туган авылы Юрашка колхоз рәисе итеп җибәрәләр. Авыр еллар. Гаиләдә яшь бала, икенчесе туарга тора. Авырлык белән генә түгел, үлем белән дә күзгә-күз очрашкан Хөсәен җиңгән булыр иде ул кыенлыкларны. Әмма, тарихка җан өшетерлек хәлләр булып кереп калса да, аны бит янәшәдә булган кешеләрнең кулы эшләгән, шикаятьләрне бит алар язган. Аллаһы Тәгалә аларга да әҗерен биргәндер, шәт. Ә әтине, «...как твердо ставшего на путь исправления» дип, сигез елның ике ел да сигез аен тагын дәүләтебезгә 150-160 процент план үтәп бил бөккәннән соң, азат итәләр. Ә чынлап карасаң, бер гөнаһсызга булган икән. 

Тагын бер дип яңа тормыш башлана. Мортта йорт салып керәләр, гаиләдә тагын ике кыз туа. Әмма әти 45 яшендә ике генә ай авырып, үлеп китә.

Әни инде дүрт кыз баланы — безне аякка бастырды, беркайчан зарланмады, әтине дә гел яхшы итеп искә алды, урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Әтине мин күңелдән, килеш-килбәте белән дә, холкы белән дә әнисе Фатыймага охшаган булырга тиеш дип уйладым. Әбинең үзен күрү бәхетенә ирешә алмагач, каберен табып дога кылырга кирәк дигән уй баштан китмәде. Берничә тапкыр барып Юраш авылы зиратыннан эзләп тә йөрдем, булмады. Шулай да, «мин әбинең каберен эзлим» дигән хәбәр тараттым.

Соңгы вакытта Юраш авыл халкы зиратны агачлардан арындырган, койма белән әйләндереп алган, анда хәзер яп-якты. Бу игелекле эштә колхоз рәисе Хәлил Нуретдин улының ярдәме зур булган дип ишеттем.

Менә мин Фатыйма әбинең баш очында басып торам. Ирексездән күздән яшьләр тама да тама. 

Кабер ташының бер ягында латин хәрефләре белән, икенче ягында гәрәп хәрефләре белән татарча «Бу кабердә 1927 елның 10 мартында Мөхәммәт Хәсән кызы Фатыйма күмелде, 32 яшендә Фәләхетдин хатыны» дип язылган.

Фәләхетдин бабай дини кеше булган, ул Юраш мәчетендә мулла да булып торган, шуңа да мин Фатыйма әбинең ташы булырга тиеш дигән ышаныч белән яшәдем һәм ялгышмаганмын.

Мине 95 елдан соң әби белән «очраштырган», Юраш авылының аксакалы Сәхәбетдин абыйга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын.

Балалар, оныклар белән бергә Фатыйма әбинең каберен төзекләндердек, дога кылдык. 

Яшәеш сабаклары безгә Аллаһы Тәгаләгә якынаерга сәбәпче була. Коръәндә «Яхшылыкта һәм тәкъвалыкта бер-берегезгә ярдәм итешегез» диелә.

Тормышыбызның кайсы гына ягын карасак та, бу сүзләр һәр дәвердә, һәркем өчен бик мөһим икәненә мин тагын бер тапкыр инандым. Рәхмәт.

Кадрия СӘЛИМОВА
Морт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев