Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләрен бер туристлык маршрутына берләштерәчәкләр

Беренче туристлар 2024 елда сәяхәткә чыга алачак.

Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләрен тарихи-туристлык маршрутына берләштерәчәкләр, дип яза Татар-информ Менделеевск районының матбугат хезмәтенә сылтама белән. Бу ике-өч көнлек тур булыр дип планлаштырыла. Беренче туристлар 2024 елда сәяхәткә чыга алачак. 

Шушы көннәрдә Менделеевск башлыгы Радмир Беляев һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда булачак «Музей заводской конторы товарищества П.К.Ушкова и Ко» концепциясе турында фикер алыштылар. 

Проект борынгы сигнал манарасын реставрацияләүне, «Ушков утраулары» паркына вант күперен булдыруны, тематик ресторанны эшләтеп җибәрүне үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев