Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Алабуга суворов училищесы территориясендә Советлар Союзы Герое булган алабугалыларга мемориаль такта ачылды

Чарада АМР Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов, Алабуга суворов хәрби училищесы мөгаллимнәре һәм укучылары катнашты.

Алабуга суворов хәрби училищесы территориясендә Советлар Союзы Герое булган алабугалыларга тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды.

1941 елдан башлап 1943 елга кадәр, хәзер суворов училищесы булган уку йортында Петр Антипов, Николай Аврорский, Муса Баймуханов, Алексей Журавлев, Андрей Иванченко, Пантелей Княжин, Григорий Романов ярты еллык курслар үткән.

«Безне заман сайлады», — ди солдатлар һәм офицерлар, Ватанны саклаганда, алар гомерләрен дә кызганмаган. Бүген куелган истәлек билгесе безгә сугыш турында, ватандашларыбыз күрсәткән вакыйгалар турында хәтергә төшереп торыр.

− Каһарманнарыбыз һәрвакыт истә булсынга, барын да эшләү мөһим. Бүген мин Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең фәнни хезмәткәре Җәүдәт Галимов аркылы мирасханәгә зур рәхмәт әйтәм, алар көн саен архивны күтәрә, әһәмиятле вакыйгаларны таба, аннары алар шушындый истәлекле такталар белән ныгытыла, − диде Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, җыелган халыкны сәламләгәннән соң.

Чарада АМР Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов, Алабуга суворов хәрби училищесы мөгаллимнәре һәм укучылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев