Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Алабуга үзәк район хастаханәсе «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды

Аны 60 кешегә тапшырдылар.

Бүген хастаханә, поликлиника һәм балалар поликлиникасы бинасында алабугалыларга Георгий тасмалары тапшырылды. Шулай итеп, Алабуга үзәк хастаханәсе коллективы ел саен 9 Май алдыннан уза торган Бөтенроссия акциясенә кушылды. 

«Георгий тасмасын Хәтер һәм хәрби дан символы буларак кабул итегез» дигән сүзләр белән аны 60 кешегә тапшырдылар. Тасманы Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгына хөрмәт йөзеннән теләгән һәркем ала алды. Алабуга үзәк район хастаханәсендә истәлекле тасмалар тарату беренче тапкыр оештырылды. Оештыручылар: Үзәк хастаханә җитәкчелеге һәм профкомы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев