Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Алабугада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе «Георгий тасмасы» акциясен үткәрде

Шәһәр халкына газеталар, алдау очракларын профилактикалау буенча брошюралар, шарлар һәм тасмалар тапшырылды.

Җиңү көне алдыннан «Чебурашка» паркында «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча Иҗтимагый советы әгъзалары белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясен үткәрде. Ул ел саен үткәрелә.

Алабугалыларга газеталар, алдау очракларын профилактикалау буенча брошюралар, шарлар һәм, әлбәттә, Җиңүнең иң төп символларының берсе булган тасмалар тапшырылды. 

Алабугалылар бүләкләрне шатланып кабул иттеләр. Шулай ук акция кысаларында яшь алабугалыларга Георгий тасмаларын дөрес итеп тагуның мөһимлеген искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев