Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Алабугада Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

Алабугалылар кан койгыч сугышта булган туганнарын һәм якыннарын искә алып баш иделәр.

Июньнең 22сендә — Хәтер һәм кайгы көнендә, яшьләр, шәһәрдәге предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм ветераннар батырларның бюсты алдына килеп, гомерләрен безнең тыныч күгебез өчен бирүчеләрне хөрмәт белән искә алды.

Моннан 82 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган — Германия фашистлары Советлар Союзына һөҗүм иткән. Икенче Бөтендөнья сугышы тарихында бу көн — иң фаҗигалеләрдән берсе. Хәзер ел саен 22 июньдә «Бөтенроссия тынлык минуты» үткәрелә. Бөтен илдә бер үк вакытта сәгать 12 тулып 15 минутта Хәтер мәйданнарында россиялеләр бер минутка тын кала.

Алабугалылар да кан койгыч сугышта булган туганнарын һәм якыннарын искә алып баш иделәр.

— Бабаларыбыз батырлыгын истә тотарга тиешбез, алар Ватаныбызны саклап калу өчен гомерләрен дә кызганмады. Батырлыкларын мәңге онытмабыз. Махсус хәрби операция урыннарында көрәш барган вакытта, тынычлыкның кыл өстендәлеген, кичә гади булып тоелган тормышның ничек тиз үзгәрүчәнлеген аңлыйбыз. Кыю көрәшчеләребез бүген тыныч күгебез сагында, алар бүгенге көн батырлары, Ватанның лаеклы уллары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының эшен дәвам итүчеләр, — дип чыгыш ясады район башлыгы урынбасары Олег Колпаков.

Алабуга шәһәр-районында 200дән артык тыл хезмәтчәне яши, сугышта катнашучыларның бишесе генә исән, әле шул заманның бар кыенлыгын күргән сугыш чоры балалары бар. Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов — сугыштан соң илне торгызуны күргән кешеләрнең берсе, аның кайбер укытучылары фронтовик булган. 

— Ул еллар ерак кала барган саен, шаһитлар да азая. Шуңа да без киләчәк буыннарга дөреслекне җиткерергә тиеш, Ветераннар Советы шул эш белән мәшгуль. Егетләребез бәйсезлегебез өчен көрәшә, без дә хәлдән килгәнчә фронтка булышабыз. Халык берләшкәнгә, җиңүгә ышанычыбыз зур, — ди Геннадий Петрович.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк, Алабуга районында Кызыл армияне туплау чаралары башланган, Алабуга шәһәр-районының хәрби комиссары Николай Битюков тарихтан бер очракны мисалга китерде: «Июньнең 24ендә якташларыбызның беренче төркеме — 298 кеше җибәрелде. Районда хәрби хезмәткә хәзерлек эшләре дәвам итте. Программа буенча укчылар, снайперлар, медиклар һәм элемтәчеләр әзерлиләр. Җиңү кыйммәткә төште, биш меңнән артык якташларыбыз сугыш кырыннан кайтмады».

Тыл хезмәтчәннәренең Җиңүгә керткән өлеше турында Алабуга районы Җәмәгать Советы рәисе Әлфира Әкбарова сөйләде:

— Бүген без көрәшчеләребезгә булышып, аларның хәлен җиңеләйтү өчен барын да эшлибез. Ирләрен сугыштан көткән, алар өчен эшләгән, илне күтәргән һәм балаларын аякка бастырган хатын-кызларыбызны хәтердән чыгармаска кирәк. Кайгы көнендә без аларның барысын да искә алабыз, һәм безнең яшьләр дә өлкән буынга лаеклы булырга тырышачак.

Чарада катнашучылар Дан мемориалы һәм Мәңгелек Ут алдына чәчәкләр салды, һәр якташыбызның батырлыгы мәңге күңелләрдә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев