Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Алабуганың «Йолдызчык» балалар бакчасы «Үлемсез полк» акциясенә кушылды

Алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре белән баннерларны мәктәпкәчә белем учреждениесе тирәли урнаштырган.

Быел «Үлемсез полк» Бөтенроссия чарасы, без гадәтләнгәнчә, батырларның портретлары белән йөреш рәвешендә булмаячак. 

Шулай булса да, алабугалылар Ватаныбыз азатлыгын яклаучыларның батырлыгын хөрмәт белән искә ала. Быел «Үлемсез полк» та катнашырга теләүчеләр ветераннарның фотосурәтләрен үз автомобильләре яисә йортлары тәрәзәсенә, өс киеменә беркетә, шулай ук социаль челтәрләрдә, хәрәкәт порталында урнаштыра ала.

Шундый чарага, шәһәребездә беренчеләрдән булып, «Йолдызчык» балалар бакчасы кушылды. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре белән баннерларны мәктәпкәчә белем учреждениесе тирәли урнаштырган. Барлыгы 51 портрет. Бу — балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең дәү бабалары батырлыгын, фашизмны җиңүгә керткән бәһа биргесез өлешен хәтердә тоту билгесе.

Батыр туганыгызның портретын Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасына алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев