Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Аларның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр

Узган ялларда Алабугада берьюлы өч Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев аларның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

99нчы яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Серафим Рождаев вафат булды. Серафим Борис улы 1922 елның 22 июлендә Удмурт АССРның Можга районы Малиновка бистәсендә туа. Ул Можга районының Юнда авылында ике ел белем ала. 1930 елда абыйлы-энеле Михаил һәм Николай авылга кайталар. Гаилә белән киңәшләшкәннән соң өлкән абыйсы Михаил Серафимны Алабугага яшәргә һәм укырга алып китәргә карар итә. 1930 елдан 1940 елга кадәр ул Алабугада яши һәм Крупская исемендәге мәктәптә укый. 
1940 елның октябрендә егет күзләре начар күрү сәбәпле армия өчен яраксыз дип табыла. Серафим Борис улы ике тапкыр армиягә чакыру турында гариза бирә, әмма аны алмыйлар. 1940-1942 елларда Яковлево авылында укытучы булып эшли. 1942 елның октябрендә Серафим Рождаевны табиб комиссиясен уздырмыйча гына армиягә җибәрү өчен чакырталар. Башта алабугалы Казанда рядовой буларак хезмәт итә, аннары Мәскәү өлкәсе урманнарында хәрби хезмәткәр була, анда фронтка җибәрү өчен техника әзерли. Аннары штабта рядовой язу-сызу эшләрен алып баручы (писер), эш башкаручы, секрет хезмәте мөдире итеп билгеләнә. Хәрби хезмәте өчен Серафим Борис улы Германияне җиңгән өчен медаль һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 


Алабуганың тагын бер сугыш ветераны Хөсәен Абунаев 95 яшендә вафат булды. Хөсәен Гайсин улы 1926 елда ТРның Азнакай районы Әсәй авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, авылда эшли: җир сөрә, тырмалый, чәчә һәм икмәкне элеваторларга ташый. 1943 елның июнендә унҗиде яшьлек егет үз теләге белән сугышка китә. Идел буе хәрби округының яңа төзелә торган корабльләренең җыелма мәктәбендә вакытлы курсларны тәмамлап, «БО-262» корабленең штурман бүлегенә рулевой итеп күчерелә. Идел хәрби флотилиясенең башка корабльләре дивизионы исәбендә хәрби операцияләрдә катнаша. «Хәрби казанышлары өчен» медале, Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
1947 елда хәрби-диңгез госпиталендә яраланган аягы белән операция өстәленә ятарга мәҗбүр була. 1950 елның маенда демобилизацияләнә.


96 яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Беленковның йөрәге тибүдән туктады. Ул 1925 елда Чувашстанның Алатыр авылында туган. Җиде сыйныфны тәмамлап, ул колхоз эшенә урнашкан. 1942 елда армия сафларына алынган. Уку курсларын тәмамлаганнан соң, Мәскәү астында снайпер һәм пехоталы гаскәрләрдә хезмәт итә. 1943 елда Григорий Беленков фронтка киткән: I фронтында 30нчы укчы дивизиядә рядовой булган. 1944 елда Карпатта госпитальгә эләгә, ә аның туганнарына үлде дигән хәбәр җибәрелә. 
Җиңүне Прагада өлкән сержант исемендә каршылый, бүлек командиры була. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, ул Бологое станциясендә тагын биш ел хезмәт итә, сугыш кирәк-яракларын саклый. Демобилизациядән соң нефть сәнәгатендә төрле вазифаларда эшли. Бөек Ватан сугышы ордены һәм Жуков медале белән бүләкләнгән.
Ветераннарыбызның якты истәлекләре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев