Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘТЕР

Әбисеннән калган истәлекне саклый

«Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.

Һәр гаиләдә буыннан буынга тапшырылып һәм сакланып килә торган әйбер, фото яки документ бар. Гаилә истәлеге — ул буыннарны бәйләүче бер җеп кебек, бердәмлекнең нигезе. Алар аркылы без тамырларыбызны, кече ватаныбызның тарихын өйрәнә алабыз.

Әбүнәчебез Фәүзия апада бик үзенчәлекле борынгы ядкарь саклана. Бу — 1897 елда Казанда басылган кечкенә Коръән китабы. Фәүзия апага ул әбисеннән калган. Бүгенгәчә ул аны гаилә истәлеге итеп саклый. Коръән футлярда саклана, укыр өчен махсус зурайткычы да бар.

— Әнием дә, әбием дә Коръән укыйлар иде, — дип искә ала Фәүзия апа. 
Ә сезнең гаиләдә нинди әйберләр ерак ата-бабаларыгызның җылысын саклый? Борынгыдан калган тарихи ядкарьләрегез бар икән, аны фотосурәткә төшереп, тарихын язып безгә җибәрегез. Без аны газета битләрендә һәм «ВКонтакте» челтәрендәге «Алабуга хәбәрләре» төркемендә урнаштырачакбыз.

8-927-429-99-67 WhatsApp номеры яки ВКонтакте аша истәлекләрегез белән уртаклаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев