Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Шамаев: «Гаиләбездән фронтка дүртәү киттек»

Җиңү алдыннан якташ ветераннар хатирәләрен яңартты.

Бу безнең Җиңү 
Степан Шамаев 1927 елның 21 октябрендә Удмурт АССРның Грахово авылында туган. Ишле гаиләдә җиде баланың дүртенчесе булган ул. Җиде сыйныфны тәмамлауга, күмәк хуҗалыкта трактор ярдәмчесе булып эшли дә башлаган. 1944 елда армия хезмәтенә чакырылган. Степан Константин улын флотка җибәрәләр. Төньяк флотның уку отрядында ул 1945 елга кадәр минер-торпедачы булырга өйрәнә. Аннары Ерак Көнчыгышка җибәрелә һәм Япония белән сугышта катнаша. 

«Бу җиңүне без үзебез — авыл ирләре һәм яшь егетләр яуладык . Гаиләбездән фронтка дүртәү киттек — әти һәм өч ул. Хәзер дә күз алдына китерә алмыйм, әни ничек авырлыкка түзгәндер — берүзе кечкенәләрне аякка бастырган. Әтиебез сугыш кырларыннан кайтмады, туганнарым белән миңа бәхет елмайды», — ди ветеран. 

Алабуганың соңгы диңгезчесе 
Сугыш бетә, безнең герой аннан соң да җиде ел флотта хезмәт итә. 1951 елда гына туган авылына кайта ул. Райбашкарма комитетында эшли башлый. 1962 елда Алабугага күченә һәм арматура заводына бүлек башлыгы булып эшкә урнаша, соңрак директор урынбасары була. 1972 елдан Степан Шамаевны УППВОС (хәзер Укупрпласт) директорының урынбасары итеп күчерәләр, анда ул пенсиягә киткәнче эшли.

Көзен Степан Константиновичка 96 яшь тулачак. Өлкән яшьтә булуына карамастан, диңгез флотында хезмәт иткәнлеге әллә каян күренеп тора «Гаиләбездә озын гомерлеләр булган — бабамның абыйсы 103 яшькәчә яшәгән. Шулай булгач, яңа рекорд куячакмын», — дип көлә Степан Константинович. 

Степан Константин улының бүләкләре: «Японияне җиңгән өчен» медале, «Фронтовик» билгесе, юбилей медальләре.
Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев