Иске Юраш авылында яшәгән Илсур Галиәхмәтов истәлегенә
5 ноябрь. Көзге матур көн. Бу якты көн, Илсур Галиәхмәтовның бакый дөньяга китүен ишетүгә, яшен тизлегендә, әллә күз алды караңгыланудан, әллә баш «томаланудан», ямьсез кара болыт белән каплангандай булды.
Иске Юраш авылының Бишбалта урамында яшәүче Галимҗан абый һәм Гөлсәрия апалар гаиләсендә 1966 елның 16 январь көнне, өч кыз баладан соң, дүртенче ир бала — Илсур дөньяга килә.
Бишбалта урамы — кечкенә урам. Анда элек-электән, бар эшкә уңган-булган, тырыш, ярдәмчел, төрле һөнәр ияләре яшәде. Без, бөтен урам белән, олысы-кечесе, бик тату, туганнарча аралашып һәм ярдәмләшеп яшәдек. Илсур, шул үрнәктә тәрбияләнгән бала, ир-егет булгач та, урамыбызда гына түгел, авылыбызда иң тырыш, иң ярдәмчел ир затларының берсе иде.
Илсурның бала чагы бик җиңелләрдән булмады. Әтисе Галимҗан абый 42 яшендә вафат булып, Гөлсәрия апа 5 бала белән тол кала. Илсурга, ятимлекнең ачысын-төчесен татып, гаилә башлыгы камытын 9 яшендә киеп, бөтен тормыш авырлыкларын әнисе Гөлсәрия апа белән бергә күтәрергә туры килә.
Илсурның, мәктәп елларын искә алып, башка сыйныфташларым мәктәпкә иртәнге сигезгә йокыдан уянып кына килсәләр, мин дүрттә торып, фермада эшләп, мәктәпкә инде арып бара идем, дигәне булды.
Ләкин балачак үзенекен итә. Ул матур итеп җырлар җырлап моңланырга да, хәтта гармун сатып алып, гармунда уйнарга да өйрәнә.
Кырда эшләгән тракторларны күргән саен йөрәге кырларга талпынгандыр, күрәсең. Мәктәпне тәмамлаганнан соң уйлары, хыяллары аны механизаторлар курсына алып килә.
Армия сафларына барып, ил адындагы бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң, ул яраткан хезмәтенә алына.
Хезмәт төбе — хөрмәт булуына төшенгән Илсур көнне төнгә ялгап, тырышып эшләп, йорт-җирен яңарта, үзенең машина-тракторын булдыра. Габделнур кызы Энҗе белән тормыш корып җибәрәләр. Энҗе дә, Илсур белән Гөлсәрия апага охшап килгән, бик тырыш, булган, сабыр һәм акыллы булып чыга. Алар биеме Гөлсәрия апа белән аналы-кызлы кебек гомер итәләр.
Бу бәхетле гаилә 2 кыз бала тәрбияләп үстерде. Балалары да, үзләренә охшап, тырыш, эш сөючән, максатчан булып үсеп, инде үз гаиләләрен булдырып, 4 онык бүләк иттеләр бабай-әбиләренә.
Ана җанлы, бала җанлы гаилә башлыгы, үз чиратында, гаиләдә бик кадерле ышанычлы бала, сөекле ир, кайгыртучан әти, кадерле бабай булып, гомере буе алар өчен зур терәк булды. Кызлары өчен «әти-авторитет» иде ул. Аның карашы балаларына, оныкларына ничек булса, алар да, нәкъ үзе кебек, әтиләре-бабалары өчен өзелеп торалар иде. Ни кызганыч, иде, дияргә кала.
Һәр эшнең дә үзенә хас сере бар, әлбәттә. Шуның иң зурысы — эшеңне тырышып, аннан ямь табып эшләү.
Илсур һәм аның гаиләсе сөт сату, мал симертү осталары. Аларның уңган эшенә, хезмәт уңышларына кемнәр генә сокланмады икән? Иңне-иңгә куеп яшәп, бер-берсен сүзсез дә аңлап, фикерләре дә тәңгәл килгән бу гаиләнең уңай сыйфатларын әйтеп бетерерлек түгел. Шуңа да алар куйган максатларына ирешеп яшәделәр һәм сокланып телгә алырлык эшләре шактый булды. Җан җылысын салып эшләгәнгә тормышлары да гөрләп алга барды аларның. Матурлыкны кешеләр тудыра. Кеше исә, хезмәте белән матур.
Уңганнарга рәхмәт җиткерү, аларны хөрмәтләү — элекке еллардан килгән күркәм традиция. Эшләрен күңел җылысын биреп башкарган бу гаилә дә, республика буенча уздырылган конкурсларда катнашып, бик күп грамота, диплом һәм рәхмәт хатларына лаек булды.
Республика буенча уздырылган «Бар яктан үрнәк хуҗалык» конкурсының 2008 елгы төп җиңүчеләрен Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовлар, шәхсән үзләре килеп, үрнәк хуҗалыкны үз күзләре белән күреп, сокланып, рәхмәт хаты тапшырып, кунак булып киткәннәр иде үрнәк гаиләдә.
Иске Юраш авылы җирлеге дә игътибарсыз калдырмый Галиәхмәтовларны, үрнәк хуҗалык буларак, Сабантуй бәйрәмендә алар һәр елны беренче урынга лаек дип табыла.
Быел, 2023 елда, янә дә республика буенча уздырылган «Лучшее личное подсобное хозяйство РТ» конкурсында җиңү яулап, диплом белән бүләкләнгән иде Илсур Галимҗан улы.
Матур башланган, кыю яшәлгән тормыш матур дәвам итәргә тиеш иде дә бит, тик... Ни аяныч, гомер кыска...
Туган ягын җаны-тәне белән сөйгән, җир сулышын тоеп, һәр кишәрлек җирнең кадерен белгән Илсур кендек каны тамган җире — туган авылына барлык гомерен багышлады.
Куллары алтын, йөрәге ялкын булган Илсур, дәртләнеп эшләп, уңышлы эше белән гаиләсен, туган тумачасын, күрше-күләнне генә түгел, барлык авылдашларын, таныш-белешләрен, бөтенләй белмәгән кешеләрне дә үзенең ярдәмчеллеге белән куандырган Илсурыбызның йөрәге кинәт тибүдән туктады...
Мөхәммәд галәйһиссәләм, хезмәтне зурлап-данлап: «Кеше дөньяда эш белән бәхет тату өчен яратылган», — дигән фәлсәфи фикер әйткән.
Илсур, чын мәгънәсендә, бәхетне эш һәм тату гаилә белән татыган кеше. Бу искиткеч матур гаиләнең һөнәрләре дә, тырышлыклары да, гадилек- тыйнаклыклары да уртак булды.
Туган-тумача белән генә түгел, күрше-күлән, авылдашлар һәм күрше-тирә авылы халкы белән дә аралашып, ярдәмләшеп яшәгән Галимҗан улы Илсурны соңгы юлга озатырга килүчеләр бихисап иде.
Аларның һәммәсенең дә, Илсурның ярдәмен күреп, аңа рәхмәтләрен, изге теләкләрен ирештерү теләге белән килүләренә иманым камил.
Халыкта: «Изгелек кыл да суга сал, халык күрмәсә, балык күрер», — дигән мәкаль бар. Күргәнебезчә, халык күргән, Илсурга рәхмәтле булган.
Авылыбыз имамы Наил Гайнетдинов зиратта өмәләр булганда Илсурның башлап йөрүен дә ассызыклап үтте.
Яшь буын аның киңәшләрен тотып яшәячәкләренә сүз бирде.
Бер төркем 1983 елгы чыгарылыш укучылары унынчы сыйныфташларын бакыйлыкка озатуларына борчылып, аларның җәннәттә очрашуларына инанып, Илсурның тырыш, максатчан, чын дус булуын әйтеп уздылар.
Тырышлыгы, хәләл көче белән тапкан мал-мөлкәтенең куанычын күреп, матурлап, бизәп эшләнгән йортында балаларының, оныкларының бәхетенә куанып, бердәнбере Энҗесе белән яшисе дә яшисе иде дә бит...
Тик бездән тормый шул! Язмышлардан узмыш юк! Аллаһ күпме язган.
Үз йортының түрендә, сөйгәненең кулында соңгы сулышын алуы, Энҗесе өчен бик авыр булса да, Илсур өчен болай бакыйлыкка күчү мәртәбә булгандыр кебек тоела.
Ә сөекле балаларына:
«Еламагыз, балаларым, мин киткәнгә,
Сагышларга салмагыз үзегезне.
Язмыш шулай гомер язган икән,
Сабыр итегез, булыгыз түземле», — диеп пышылдый кебек әтиләре.
Бәхиллегеңне биреп, хәер-догаңны куеп китеп, тыныч йокла, Илсур!
Син безнең күңелләрдә мәңге сакланырсың! Җаның рәхәттә, урының җәннәттә булсын, Раббым!
Әниеңә, Энҗеңә, балалар-оныкларыңа, туган-тумачаң, барлык якыннарыңа Аллаһ сабырлык биреп, барчасына да бәхетле озын гомер насыйп булсын дигән теләкләр белән, барлык күрше-күлән, сыйныфташларың исеменнән, күршең, укыткан укытучың:
Рәмзия КӘРИМУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев