Алабуга нуры

Ленинград камалышы — тарихның онытылмас бите

Ленинград камалышы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. 872 көн дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.

Алабугада балачаклары авыр елларга туры килгән блокадалы Ленинградта яшәүче ике кеше — Владимир Громов һәм Зөфәр Әхмәтҗанов яши иде. 2020 елның апрелендә Зөфәр Шакирҗан улы вафат булды...

Морт авылының Ленинград белән тыгыз бәйләнештә булганлыгы билгеле. Авыл мәктәбенең «Туган якны өйрәнү музеенда» ленинградлылар турында күп кенә мәгълүмат тупланган. Үзе эшләгән вакытта ветеран укытучыбыз Кадрия Хөсәен кызы бу тарихи вакыйгага зур өлеш керткән. Ул шул чор балалары белән аралашып, хатлар алышып, аларның язмышын өйрәнгән.

1942 елда авылга ленинградлылар килә. 350 бала һәм 25 олы кеше. Алар Ленинградның 300, 320, 321нче интернат-мәктәпләреннән булалар. Озак еллар мәктәп интернатында тәрбияче булып эшләгән Мәрьям Әхтәмова: «...бездә дә ленинградлылар яшәделәр, ул — Елена Юлиановна Рамбольская һәм кызы Лариса. Лариса Сергеевнага ул вакытта 12 яшь иде». Аның иң беренче тәэсире: «...әйтерсең без җәннәткә кереп эләккәнбез, тәрәзәләрдә ут күренә, бернинди снаряд һәм бомба тавышлары ишетелми, тып-тын авыл. Безне бер йортка урнаштырдылар — Зөләйха апа иде аның хуҗасы. 1943 елның кышы була бу. Безгә аерым йорт бирделәр. Бик салкыннан интегә идек. Әни врач иде, авыл халкын да дәвалый, хәтта күрше авылларга да чакыралар. Менә бервакыт безнең өй каршына ат килеп туктады. Мәрьям Әхмәтҗанованың әнисе Тайфә апа өйгә керде дә берни әйтеп тормыйча әйберләрне җыя башлады һәм үзенең өенә алып китте. Ул җылы өендә түрдәге сәкесеннән урын бирде, өч елдан артык катык-сөте белән сыйлый, бәрәңгесен ашата, бакчасында кыяр, кабак үстерергә рөхсәт итә».

Авыл халкы да ярата Рамбольскаяларны. Сугыш тәмамланып ленинградлыларны үз шәһәрләренә озаткач та сагынып, кире чакырып хат язалар. Ленинград балалары җәй көннәрендә колхоз басуларында эшлиләр һәм шул елдан бирле Мортта рус класслары ачыла. Соңгы рус классының чыгарылышы 1989 елда була. Язмыш Мортка китереп җиткергән Анатолий Иванович Кулаков искә ала: «1941 елны мин 3 классны тәмамладым, энем 1 класска керергә өлгермәгән малай. Без 80 бала. Ярославль өлкәсенең Большесельский районындагы Чудиново авылыннан эвакуацияләнеп Ленинградка килдек. Анда гына тукталып калынмый шул. Советлар Союзы Герое «Анатолий Серов» пароходына утыртып җибәрделәр. Юлда бик газап чигәләр. Балалар Алабуга затонына килеп җиткәндә Камада инде су ката башлаган була. Ә балалар кыска күлмәк — ыштаннан, бер кат оек һәм җәйге аяк киемнәре. Морттан аларны олаулар, туннар белән килеп алалар һәм мәчеткә алып кереп урнаштыралар. «Җылылыктан эреп йокыга киткәнбез. Иртән торуга кая килеп эләктек, дип тәрәзәләргә ябырылдык. Карасак, мәчет алды тулы халык. Безне кызганып торалар. Тора-бара без дә татарча сүзләр өйрәндек. Берәр өйгә керәбез дә «Апа бир минеке ашарга» — дибез. Шуннан безгә йә бәрәңге, йә сөт, йә катык бирәләр. Бигрәк тә безнең мәчет каршында яшәгән Бикә апаларга керергә ярата идек. Чөнки ул безне беркайчан да буш чыгармый иде. 1941-42 елларда инде безнең күбебезнең әти-әниләре Ленинградта ачлыктан үлгән була. Ә без аларны исән дип белеп хатлар яза идек».

Авыл зираты кырында Ленинград балалары күмелгән. Бу каберлеккә мәрмәр ташны Морт урта мәктәбе укучылары 1988 елда колхозда бәрәңге алудан килгән акчага куйганнар. Ә каберлектә 3 бала бар, икесе Ленинград балаларының интернатта кер юучы хатынныкы, юлда үлгән булалар, диләр, берсе мәчет тавыннан чаңгы белән төшкәндә агачка бәрелеп үлгән, дигән сүз бар.

Без карлар эрегәч кабер яннарын чистартабыз, чүпләрен түгәбез. Кулдан килгәнчә каберне яңартып, буяп торабыз.

Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Сабыйларның барысы да әти-әниле булып үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә безнең бары бер теләк бар — туган илдә тынычлык булсын!

Басыйр ГАЙНАНОВ, Замирә ШӘЙГАЛЛӘМОВА, «Туган тел» һәм «Туган якны өйрәнү» түгәрәгенә йөрүче укучылар

Фотода
Кадрия Хөсәен кызы укучылар белән Ленинград балалары каберлегендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 гыйнвар 2021 - 11:11
    Без имени
    Хәтирәләрне яңартып торган өчен зур рәхмәт сезгә укучылар.Хәтер шулай яши