Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

#МойГеройМояСемья: Кубышев Сергей Тимофеевич

Яңа рубрикада геройларыбыз турында сөйлибез.

Алина Томилина үзенең бабасы турында сөйли. 

Минем бабамның әтисе Кубышев Сергей Тимофеевич. Ул бик күпне кичергән. Ачлык, ялангачлык һәм үлемне дә күргән. 1919 елда Бондюжский эшчеләр поселогында туган. 1938 елда хезмәт итәргә чакырыла.

Званиесе: гв. кече лейтенант/лейтенант, 12 нче һава армиясе 21 нче гвардия транспорт авиация дивизиясенең 50 нче гвардия транспорт авиация полкы очучысы. Беренче Белоруссия, Байкал аръягы фронты. 100 нче гвардия Һава-десант дивизиясе.

Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945 ел), «Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Тыныч вакытта Алабугада яши, 1 нче мәктәптә география укытучысы булып эшли. 1992 елда вафат була.

Ватаныбызны саклаган һәм яклаган каһарманнарга тирән рәхмәтемне белдерәм.

#МойГеройМояСемья #БессмертныйПолк #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2023 #НоваяКама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев