Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Мондый хәл башка кабатланмасын

30 октябрь Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Алабугада сәяси репрессия корбаннарын махсус урында – хәтер көненә багышланган мемориаль комплекста искә алдылар.

Россия тарихында куркыныч еллар булып уелып калган репрессия әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәгендә яра калдырган, кемнәрдер туган туфрагын сагынып яшәргә мәҗбүр булган.

Әлеге вакыйгага катнашы булган һәркем чарага килде. Алабугада сәяси репрессия корбаннарын хәтер көненә багышланган мемориаль комплекста искә алдылар. Аларны Алабуга шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин сәламләде, тынычлык һәм татулык теләде:

– 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. 20 гасырның беренче яртысында булган фаҗига бик күп кешеләргә кагыла. Массакүләм кулга алулар, илдән куу, үлем җәзасы. Безгә бу хакта, өлкән буыннарның ачы тәҗрибәсе турында һәрчак истә тотарга кирәк. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз бу турыда белергә тиеш.

Сәяси репрессия корбаннары Берлегенең Алабуга бүлеген Шәмсия Мингалимова җитәкли. Ул да Хәтер көнендә катнашучыларны сәламләде, үзенең гаиләсенә кагылган хәлләр турында ачынып сөйләде. Аның әтисе  репрессиягә эләгеп, Зөядә атып үтерелгән. Югыйсә, бер гаепсез, алдынгы авыл хезмәтчәне булган. Алар гаиләдә алты бала калганнар, иң кечкенәсе – ул. Шәмсия апа бүген дә әнисе белән хәер сорашып йөргәннәрен яхшы хәтерли. Ә бит андыйлар миллионлаган булган. Үткәннәрне хәтергә алу – киләчәккә кисәтү. Бу хәл кабатланмаска тиеш, ди ул.

– Минем әти белән берьюлы 24 кеше үтерелгән. Шул елларда гаепсез хөкем ителгәннәр истәлегенә бу мемориалны сакларга кирәк, ул мәңге яшәргә тиеш. Шушы урын кеше гомерләре белән хайваннарча эш итәргә ярамаганлыгын искәртә. Нинди генә вакыт булмасын, кеше – кеше булып калырга, башкаларның ләгънәтен алмаска тиеш. 1937 елдагы репрессия, судсыз һәм намуссыз, кеше язмышын хәл итә, язучыларны, җитәкчеләрне һәм башкаларны бернинди гаепсез юкка чыгара. Алар дистәләгән миллион. Алабуга районында эзәрлекләүләрдән ике меңгә якын кеше зыян күргән, 140ка якыны үтерелгән. Аларны хатын-кыз җәллад үтерә, һәр баш өчен 25 сум акча ала. Бу хакта танылган язучы Станислав Романовский язган, шулай ук Җәүдәт Галимовның “Годы репрессий в Елабуге” китабында да искәртелгән. Өстән 1 мең биш йөз кешене үтерергә кирәк дигән план төшерелгән, җавап итеп биш меңгә дә җиткерәбез дигәннәр һәм шулай эшләгәннәр дә. Кеше, халык һәм ил язмышы белән уйнарга ярамый, – дип сөйләде Шәмсия Мингалимова.

– Мин Свердловск өлкәсе, Алапай районы, Керново авылыннан. Әти-әнием дә шуннан иде. Әти авылда бодай үстергән, ике аты һәм техникасы булган. Аларны кулак буларак репрессияләгәннәр. Әтигә ул вакытта 35 яшь булган, ә абыема дүрт яшь. Аларны Первоуральскига Яңа торба заводын төзергә җибәрәләр. Мин шул вакытта туганмын. Ә 2003 елда Алабугага күчендем, – дип сөйләде Галина Чернышева.

Михаил Сафанеев 10 яшьлек оныгы Михаил белән үзенең абыйсын искә алырга ел саен килә. Ул абыйсы турында кайбер истәлекләре белән уртаклашты:

– Минем абыем Борис Сафанеев 1938 елда кулга алына һәм Казанда атып үтерелә. Аны онытмыйбыз, һәр ел саен Хәтер көненә киләбез. Мемориал комплексны ачканда да шулай ук килгән идек. Оныгымны алып йөрим, алар  бу хакта белергә тиеш. Кызганыч, абыйның хатыны исән түгел, балалары да булмады. Аны институт ректоры гаиләсенә хөрмәт белән караганы, чәйгә чакырганы өчен кулга алганнар. Мин моны соңыннан гына белдем. Ул үзе дә институтта эшләгән, рәсем, сызым дәресләре укыткан.

Чара ахырында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә чәчәкләр салынды, катнашучылар аларны бер минут тынлык белән искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев