Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Алабуга ветеранына бүләк тапшырды

Депутат ветеранга газ плитәсе бүләк итте.

Бүген безнең шәһәрдәшләребез арасында Ленинград блокадасын кичергән бердәнбер кеше — Владимир Громов, ул бирегә күчеп килгәндә, моннан алты ел элек, алар унау иде.

Әнисе һәм абыйсы белән бергә, Ленинградтан баржада эвакуацияләнгәндә, Владимир Сергеевич әле бөтенләй бәләкәй булган.

— Юл куркыныч иде. Ленинградтан өч баржа китте. Әни шәһәр комсомол комитетында эшләде, аны озатып баручы итеп билгеләделәр. Беренче баржага бомба төште, без үтә алдык, өченчесен дә юкка чыгардылар, — дип искә ала ул.

Ленинград кешеләрен төягән эшелон Ташкентка юнәлә, тик нигәдер Уралда туктала. Гаилә шунда кала, һәм Ленинградка Владимир Громов бүтән кире кайтмый.

— Анда әнинең барлык туганнары ачлыктан һәлак булган. Әтисе Кронштадтта су асты көймәсен ремонтлаганда бомба төшеп һәлак булган. Блокада беткәч, әтисенең дуслары алырга килгән булган, әнисе ризалашмаган — кайчандыр туган шәһәргә кире кайту әрнеткеч авыр, — ди ул. 

Уралда Владимир Сергеевич мәктәп тәмамлый. Эчке эшләр органнарында хезмәт белән тормышын бәйләргә тели ул һәм Алабуга милиция мәктәбендә, аннары Мәскәү академиясендә укый. Алабугага 2016 елда күченә, улы да биредә яши.

— Монда килгәч тә, иң беренче сатып алган нәрсәм — татар-рус сүзлеге булды. Башка төбәккә килгәнмен икән, телне белергә тиешмен. Әлбәттә, мин аны камил белмим, ләкин бераз аңлыйм. Алабуга миңа бик ошый, — ди Владимир Сергееевич.

Милиция подполковнигы, лаеклы ялда булса да, тик утырмый. Владимир Громов ветераннарның лектор төркеменә керә. Алабуганың мәктәп укучыларына һәм студентларга Ленинград камалышы тарихын сөйли.

Игътибар белән тыңлыйлар, ди ул. Еракта калган көннәр турында сөйләгәндә, ул аларга блокада икмәге турында сөйли (1941 елның ноябре-декабрендә эшчеләргә көненә 250 грамм, ә хезмәткәрләргә, балаларга һәм картларга — 125 грамм икмәк бирелгән).

Хәзер нәрсә телисез дигән сорауга, ветеран «Бу хәл беркайчан да кабатланмасын иде», — дип җавап бирә.

9 Май бәйрәме алдыннан ветеран янына кунаклар килде: РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков. Алар ветеранга яңа газ плитәсе бүләк итте.

Ветеран лекцияләр белән урта һәм югары уку йортларына да барырга теләвен белдерде. 

Тарихтан
79 ел элек — 1944 елның 27 гыйнвары — Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) камалыштан азат ителгән. Немец фашистларының гаскәрләре 900 көн диярлек Ленинградны блокадада тоткан вакыттагы көрәш кешелек дөньясында иң дәхшәтлесе булып тарихка кереп калган: ачлыктан һәм кан коюдан 641 мең кеше һәлак булган, башка мәгълүматка караганда, аларның саны 1 миллионнан да ким түгел.

1941 елның 10 июлендә Ленинградка һөҗүм ясап, фашистлар мөһим стратегик һәм сәяси план кора. Августта авыр көрәш шәһәр янына ук килеп җитә. Августның 30ында немец гаскәрләре Ленинградны ил белән тоташтырып торган тимер юлларны кисәләр. 1941 елның сентябрендә Шлиссербургны кулга төшереп, Ленинград шәһәрне тулысынча коры җирдән аералар. Шәһәр белән бәйләнеш Ладога күле аша һәм һавадан гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев