Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көне темасына видео урнаштырды

Яшьләр видеороликта Мәңгелек ут, Җиңү паркында куелган Совет солдаты һәйкәле, Казан Кремле фонында дүрт юллыклар сөйли.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Татарстанлыларга Бөек Ватан сугышы елларында совет гражданнарының батырлыгы турында искә төшерде, дип яза «Татар-информ»

Телеграм-каналында ул республика яшьләре «В тот страшный день земля рвануло в небо» шигырен укулары сурәтләнгән видео урнаштырган. Бу шигырь һәлак булган геройлар истәлегенә багышлана.

Яшьләр видеороликта Мәңгелек ут, Җиңү паркында куелган Совет солдаты һәйкәле, Казан Кремле фонында дүрт юллыклар сөйли.

«1941 елның 22 июнендә иртә таңда Гитлер Советлар Союзына хыянәтчелек белән һөҗүм итте. Батырлык һәм ныклык күрсәтеп, миллионлаган совет гражданы үз гомерләре бәрабәренә Ватанны яклады. Без бу хәтерне саклыйбыз һәм кайгырабыз. Киләчәк буыннарга тормыш бүләк иткән каһарманнарга мәңгелек дан», — дип язган бу видео астына Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев