Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Әгерҗедә көчле җил агачларны аударган, түбәләрне куптарган, электр үткәргечләрен өзгән

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Бүген иртән Әгерҗе шәһәре һәм районында көчле җилнең аяныч нәтиҗәләре турында 19 хәбәр килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Агачлар аву турында — 9, электр үткәргечләре өзелүгә бәйле — 5, көчле җилнең түбәләрне куптарып ташлавы хакында 5 хәбәр килгән.

Урында Әгерҗе янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшли. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев