Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганыч, бинаның җимерелүе аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә», — диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә.

«Хәзер тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә булдырырга тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев