Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында 4 яшьлек баланы бәрдергән йөртүче вакыйга урыннан качкан

Бу хакта Алабуга Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

1 апрельдә Танайка авылының Заречная урамындагы 42 а йорты янында 17:20 сәгатьтә Нива автомобилен йөртүче билгесез кеше, юлны аркылыга чыгучы 2019 елгы җәяүлене бәрдерә.

Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә, ә бала Алабуга үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Җәяүле баш мие җәрәхәте ала, куллары һәм аякларының йомшак тукымаларына зыян килә.

Нива машинасы ак төстә, номерларсыз. Әлеге машина яки аның йөртүчесе турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз Алабуга ЮХИДИ бүлегенә 3-79-53, 7-84-14 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев