Алабуга районында янгында 65 яшьлек ир-ат һәлак булган
Янгын Танайка авылында булган.
Алабуга районының Танайка авылында шәхси йортта янгын чыккан. Ялкын телләре шулай ук өйнең янкормасын да ялмап алган. Ут белән көрәшүчеләр 120 квадрат метр мәйданда янгынны оператив рәвештә сүндергән вакытта 65 яшьлек ир-атның мәетен табып алган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе — тәмәке тарткан вакытта саксыз эш итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев