Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында янгында бер ир кеше үлгән

Янгын бүген иртән булды.

Бүген иртән Алабуга районының «Прогресс» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. Хәбәрдән күренгәнчә, бер катлы кирпеч бакча йорты, мунча һәм «Лада Гранта» автомобиле янган. 

Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынга килеп җитә һәм янгынны сүндерәләр. Тикшерү вакытында йортта 1960 елгы хуҗаның гәүдәсе табыла, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.

«Янгынның сәбәбе ачыклана. Якынча фаразлар буенча, мичне кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу яки ут белән саксыз эш итү фаҗигагә китергәндер», — диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев