Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында янгында ике кеше зыян күргән

Алар госпитализацияләнгән.

Якшәмбе кичендә Алабуга районының Гари авылында шәхси йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Үзәк урамда бер катлы хосусый бүрәнә йортның януы турында хәбәр 22 октябрьдә сәгать 19.03 тә килә.

Янгын нәтиҗәсендә ике кеше — 1975 елгы хатын-кыз һәм 1951 елгы ир-ат зыян күргән. Алар өйдән чыгарга омтылганда тәннәрен пешергән. Зыян күрүчеләр Алабуга үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Янгынның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев