Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында иномарка «Газель» белән бәрелешкән

Бер пассажир һәлак булган, икенчесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә.

Бүген Алабуга районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды. Вакыйга турында җирле Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Авария 11.30 сәгатьтә Алабуга районындагы М7 Волга автоюлының 1002 километрында була. «Мазда» автомобиле йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сайламый, дистанцияне исәпкә алмый, руль белән идарә итүне югалта һәм юл кырындагы барьерга бәрелә. Соңыннан «Газель» автомобиле белән дә бәрелешә. 

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә иномарка пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче вакыйга урынында үлә. Мазданың икенче пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев