Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында юл һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күргән

Бу хакта Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Алабуга районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күргән. 

3 сентябрьдә 9.50 сәгатьтә «Киа Рио» автомобилен йөртүче, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, куркынычсыз тизлекне сайламый, руль белән идарә итүне югалта һәм бордюрга менә, шуннан юл читенә төшә. 

Вакыйга нәтиҗәсендә Киа Рио автомобиленең 5 яшьлек пассажиры Чаллының БСМПсына китерелә. Балада төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр булуы ачыклана. Тикшергәннән соң табиблар аны өенә җибәргән, дип хәбәр иттеләр Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев