Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында юл һәлакәтендә хатын-кыз һәлак булган

Авария кичә кич булды.

Кичә 18.00 сәгатьтә Алабуга районының М7 автомобиль юлының 1034 чакрымында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Тарловка авылына илтә торган борылышта 75 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Тулырак мәгълүматны Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Руслан Харисов сөйләде.

«27 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә М7 автомобиль юлының 1034 чакрымында, Форд Фокус автомобиле белән идарә итүче шофер Чаллы шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итә һәм тәүлекнең караңгы вакытында ярамаган урында юлны аркылы чыгучы хатын-кызны бәрдерә. Һәлак булучының киемендә яктылык кайтаручы элементлар да булмый. Нәтиҗәдә, җәяүле юл-транспорт һәлакәте урынында ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган», — дип хәбәр итте Руслан Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев