Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм яшүсмер һәлак булган

Авария Поспелово авылы янында бүген иртән була.

Бүген иртән Алабуга районының Поспелово авылыннан ярты километр ераклыкта ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасының рәсми телеграм-каналы.

Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, Лада Гранта автомобилен йөртүче 36 яшьлек хатын-кыз, Поспелово ягыннан М-7 автоюлы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, «Обгон запрещен» билгесе зонасында каршы як полосага чыга һәм Шевроле автомобиле белән бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә Лада Гранта машинасын йөртүче һәм 16 яшьлек яшүсмер һәлак була. Грантаның тагын ике пассажиры — 16 һәм 17 яшьлек егетләр төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләгә. Шевроле машинасын йөртүче дә авария нәтиҗәсендә җитди җәрәхәтләр ала, медицина учреждениесенә китерелә.

Дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны руль артында игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев