Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында юл-транспорт һәлакәте булган

Һәлак булучылар юк.

28 мартта 7.20 сәгатьтә Алабуганың Бакый Урманче урамында HAVAL F7 автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, һәм нәтиҗәдә автомобильне юлдан читкә тайпылуга юл куйган. Шофер руль белән идарә итүне югалта һәм каршы як полосага чыгып, каршыга килгән НЕФАЗ 5299 автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә HAVAL F7 автомобиле пассажиры Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелә. Зыян күрүче хатын-кызга ябык баш мие җәрәхәте дигән диагноз куелган. Аның кулы һәм аягына зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев