Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә ике җәяүле вафат булды

Аварияләр узган ялларда булды.

Узган ял көннәрендә Алабуга районы юлларында юл-транспорт һәлакәтендә ике җәяүле вафат булган. Алар икесе дә юлны тиешсез урында чыкканнар, һәм аларның киемнәрендә яктылык кайтара торган элементлар булмаган. Аварияләр турында җирле Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

10 апрельдә 00.30 сәгатьтә Казан юнәлешендә Алабугага керү урынында ВАЗ 2110 автомобиле йөртүчесе 1971 елгы җәяүлене бәрдерә, беренчел мәгълүматлар буенча, җәяүле, автомобиль хәрәкәте барышында тиешсез урында уңнан сулга юл аша үтә. Җәяүленең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган. Нәтиҗәдә, җәяүле ашыгыч ярдәм килгәнче юл-транспорт һәлакәтендә вафат була. 

Шулай ук узган шимбәдә М7 Волга автоюлының 1002нче километрында үлемгә китергән авария булды. Газель автомобиле йөртүчесе 1974 елда туган җәяүлене бәрдерә. Соңыннан аны тагын Фольксваген машинасы бәрдерә.Бу җәяүле дә юлны тиеш булмаган урында аркылы чыга, киемендә шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган. Җәяүле авария урынында вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев