Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Алар төрле җәрәхәтләр алган.

Дүшәмбе, 8 гыйнварда Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Юл һәлакәте турында җирле Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. 

«Гари авылы ягыннан шәһәр юнәлешендә хәрәкәт иткәндә Лада 219410 автомобиле шоферы борылышта юл бирми һәм ВАЗ 210930 автомобиле белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә өч кеше: ике машинаның шоферлары һәм ВАЗ 210930 пассажиры зыян күрә. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев