Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында машина пошига бәрелгән: пассажир реанимациядә

Вакыйга турында Алабуга Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

13 гыйнварда иртән Алабуга районында юл-транспорт һәлакәте булган. Аның турында безгә Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. 

ВАЗ 21093 автомобилен йөртүче, Менделеевск шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, куркынычсыз тизлекне сайламый һәм юлга чыккан пошины бәрдерә (машина йөртүче сүзләреннән). 

Бәрелешкәннән соң шофер руль белән идарәне югалта һәм каршы хәрәкәт полосасына чыгып, Калина машинасы белән бәрелешә (йөртүчесе 1986 елгы).

Һәлакәт нәтиҗәсендә, Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү үзәгенә ВАЗ 21093 машинасының 1989 елгы пассажиры китерелә. Ул реанимациядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев